Шәһәрдән урманга: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре пошига табигый яшәү шартларына кире кайтырга булыштылар

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан янындагы Салмачы бистәсе урамнары буйлап йөреп кайтырга уйлаган яшь пошины коткара. Хәбәр җирле халыктан килә.

Вәзгыятьнең җитдилеген аңлап, белгечләр кичекмәстән урынга чыгалар. Мөмкин булганча сак эш итеп, алар хайванны җай гына һәм артык куркытмыйча табигый яшәү тирәлегенә күчерү өчен шактый вакыт сарыф итә.

Мөстәкыйль рәвештә мөгезбай табигый тирәлеккә кайта алмаган.  Шәһәр ыгы-зыгысыннан арыган пошины исән-имин торак пункттан читкә алып чыгып китәләр. Хайван үзенең табигый яшәү тирәлегенә – Лаеш районы урманына чыгарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International