Чистай районының «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре күз алдында гаҗәеп тамаша булды. Алар «Толкишка елгасы» төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле территориясендә рейд чарасы барышында рапс кырының алтынсу дулкыннары өстендә «очучы» себер кыр кәҗәсен күрделәр.
Үзенең кечкенә буйлы булуына карамастан – 85-95 сантиметр – кыр кәҗәсе гаҗәеп оста сикерүчән. Ул сикергәндә 10 метрдан 15 метрга кадәр араны үтәргә сәләтле, әйтерсең лә ул җир өстеннән очып бара.
Бу гүзәл хайваннарның хәрәкәтләнү үзенчәлеге аларның гаҗәеп оста йөгерүендә. Алар гаять зур сикерешләр ясап хәрәкәт итәләр, вакыт-вакыт югарыга һавага күтәреләләр. Бу үтә тәэсирле сикерүләр тиз хәрәкәт итү өчен генә түгел, ә бик мөһим функцияне дә үти – кыр кәҗәсенә эзәрлекләүләр юкмы икәнен бәяләргә дә мөмкинлек бирә.