Бөгелмә һәм Ютазы районнары буенча районара бүлек башлыгы кояш баеган чорда күңелгә үтемле картина – поши һәм аның бозавының Бөгелмә урманнарында сәйран кылып йөрүен фотога төшерде. Алар җирле Яшканың «гаиләсе» булып чыкты.
Бала, әнисе хәтле булса да, тулысынча аңа бәйле. Ул ерак китми, әмма шул ук вакытта актив рәвештә урман тирәлеген мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә тырыша.
Хәзер пошиның төп бурычы – баласын төп тормыш күнекмәләренә өйрәтү һәм аның иминлеген тәэмин итү. Бозау кышны да әнисе белән үткәрәчәк. Ә яз көне, яңа нәсел барлыкка килгәч, аңа гаиләсен ташлап, мөстәкыйль тормыш башларга туры киләчәк.