ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 15 июлдән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә киек кошлар аулауга рөхсәтләр алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.
Рөхсәт алу өчен, ау күздә тотылган район булу-булмауга карамастан, республика территориясендә күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
ИГЪТИБАР: гаризалар кабул итү бер үк вакытта, канатлыларга ауның төренә һәм аулау вакытына карамастан башланачак (шул исәптән, ау этләре һәм ау кошлары белән ҺӘМ АЛАРДАН БАШКА).
Рөхсәт бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);
- аучылык билеты (төп нөсхә);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);
- *хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (көртлек аулауга рөхсәт алган очракта)
Рөхсәт, түбәндәге документлар булганда, мөрәҗәгать итүче вәкиле тарафыннан алынырга мөмкин:
- гади язма формада ышанычнамә (гариза бирүченең һәм ышанычлы затның паспорт мәгълүматларын (сериясе, номеры, кем тарафыннан һәм кайчан бирелгән, яшәү урынын теркәү), кылган гамәлләрне күрсәтү);
- рөхсәт алу өчен гариза;
- ышанычлы затның шәхесен таныклый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);
- ышаныч язуы бирүченең шәхесен таныклый торган документ (паспорт күчермәсе);
- ышаныч язуы бирүченең аучылык билеты (төп нөсхә яки күчермәсе);
- ышанычлы затның, рөхсәт биргән өчен, дәүләт пошлинасын түләве турында квитанция (650 сум);
- *ышанычлы затның, хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен, җыем түләве турында квитанция (көртлек аулауга рөхсәт алган очракта).
Хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану өчен җыем ставкасы бер баш көртлек өчен – 20 сум (бер башка).
ИГЪТИБАР: КФҮ ОПЕРАТОРЫ АША ГАРИЗА БИРГӘНДӘ, ТҮЛӘҮЛӘРНЕ БАНК КАРТАСЫННАН ФАЙДАЛАНЫП, БУЛГАН РӨХСӘТЛӘР ФАКТЫ БУЕНЧА БАШКАРЫРГА КИҢӘШ ИТЕЛӘ.