ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Яр Чаллыда адашкан кыр кәҗәсен коткарды һәм табигый мохиткә кайтырга ярдәм итте

2025 елның 15 июле, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Яр Чаллы сәнәгать зонасы территориясендә кыр кәҗәсе бәтиен коткара. Бәләкәчне коедан табалар. Башта тавышы буенча аны песи баласы дип уйлыйлар.

Коега төшкәч, коткаручылар аның кыр кәҗәсе бәтие икәнен күрәләр. Аны кул астындагы чаралар ярдәмендә чыгаралар, тикшерәләр, җәрәхәтләр тапмыйлар, һәм аны әнисе янына табигый мохиткә җибәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International