Аучылар өчен дуңгызларның африка чумасын (ДАЧ) булдырмау буенча белешмә.

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе
Хәзерге вакытта принципиаль яңа шартлар барлыкка килде – ДАЧ, Бөтен дөнья хайваннар саулык саклау оешмасы белән күрсәтелгән тасвирламалар буенча, Россия өчен гел була торган авыру статусы алды. Шуның нәтиҗәсендә кыргый кабаннарның хәле артыннан аучылык хуҗалыкларында һәм аларның яшәү урыннарында тикшерүләрне көчәйтергә кирәк. Кыргый кабан вирус йөртүче булырга мөмкин икәненщ игътибарлы булырга кирәк. Кыргый дуңгызлар арасында ДАЧ таралмасын өчен мониторинглы тикшерү булдырыла. Тикшерү өчен тукымаларны алганда тирә-юньгә вирусны чәчмәскә тырышырга кирәк.Тикшерү өчен лабораториягә лимфа төеннәре, талак, бавыр, бөер, үпкә кисәкләре җибәрелә.Биологик материалның сынаулары пластик яки пыяла савытка салына һәм әйбәтләп ябыла. Савытның тыш ягында теркәп җибәргән документка тәңгәл килгән сынау номеры булырга тиеш. Соңыннан ул савытларны нык пластик пакетка тыгалар, боз белән уратып алалар һәм зарарланулардан саклау өчен, дымны суыра торган әйберләр салынган, тимер яки пластик контейнерга салалар. Контейнер яхшы ябылырга тиеш. Сынауларны теркәп җибәрелгән хат белән бергә булырга тиеш. Хатта сынауларның алынган урыны, аларның исемлеге, материалны кем алу турында, җибәрүчесе, адресы, телефоны турында мәгълүмат булырга тиеш. Алынган материалны шул ук көнне лабораториягә илтү мөмкинлеге булмаса, сынауларны 18 градус ( ким булмаска тиеш) салкында катыралар. Татарстан республикасы территориясендә ДАЧ булдырмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү тәкъдим ителә: • Үлгән кабанны тапсагыз, түшкәне тапкан урында калдырырга һәм Рәсәйнең авыл күзәтүе Идарәсенә, район ветеринария хезмәтенә яки аучылык һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендәге белгечләргә белдерергә кирәк. • Бөтен атылган кабаннарның түшкәләрен ДАЧ сынауларын алу өчен тапшыру. • лаборатор тикшерүләрнең нәтиҗәләре булганга кадәр түшкәләрне суыткычта тотарга кирәк. • 1995.05.12. №13-7-2/469 буенча кулланылмаган калдыкларны юк итү махсус урыннарда булдырылырга тиеш, андый урыннар булмаса- акт төзеп,яндырырга. • Хайваннарның түшкәләрен эшкәртү, санитар кагыйдәләрне саклап, махсус урыннарда үткәрелергә тиеш. • кыргый хайваннарга өстәмә азыкны ДАЧ очраклары булмаган районнардан гына алырга. Аны исбатлаучы ветеринар документлар булырга тиеш. • әгәр дә, үтерелгән хайван ДАЧ авыруына шик тудырса, аның итен ашау, күчерү һәм сату ТЫЕЛА. Андый очрак ачыкланса, аучылар оешмасына хәбәр итәргә кирәк. • Кагыйдәләрнең тулы тексты белән Сез “Хайваннар арасында йогышлы авыруларны булдырмау, таратмау өчен алдан күрелгән чаралар” бүлегендә таныша аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International