Татарстан аучылары, МХОга мылтыкларын тапшыру өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә һәм лицензия-рөхсәт бирү эшләре үзәкләренә мөрәҗәгать итүләрен дәвам итәләр. Чираттагы партияне Менделеевск районы аучысы әзерләде. Ул дүрт шома көпшәле ау мылтыгын бирде.
«Егетләргә тапшырырга булдым. Ул бик җиңел. Сугышчыларга алар фронтта кирәгрәк», – ди аучы.
Исегезгә төшерәбез: МХО ихтыяҗлары өчен үз коралларын тапшырырга теләүче республика халкына Росгвардия төбәк идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эшенең территориаль бүлекчәләренә (исәпкә алу урыны буенча) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ведомство белгечләре процедураны аңлатачак һәм корал тапшыруда ярдәм итәчәк.