Бөтендөнья кәлтәләр көне: Татарстан кәлтәләренең яшерен тормышы

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

14 августта ел саен Бөтендөнья кәлтәләр көне билгеләп үтелә – ул кәлтәләрнең экосистемада мөһимлегенә һәм аларны саклау кирәклегенә игътибарны җәлеп итүне максат итеп куя. Республика территориясендә бакыр кәлтә, тереләй тудыручы һәм җитез кәлтәләр яши.

Без алар турында нинди кызыклы фактлар беләбез?

Җизбаш – бакыр кәлтәләр нәселнең бердәнбер вәкиле. Гәүдәсе 60 см га кадәр озынлыктагы орчыксыман. Аяклары булмау һәм хәрәкәтчән күз кабаклары булу белән аерыла. Төсе металл сыман ялтыравыклы көрәнсу. Бу төрнең берничә үзенчәлеге бар: киң яфраклы һәм катнаш урманнарда, урман кырыйларында һәм киселгән урыннарда яши; имезүчеләр ояларында һәм черек төпләрдә кышлый; яңгыр суалчаннары, лайлачлар һәм кортлар белән туклана; тере бала тудыра.

Тереләй тудыручы кәлтә үрмәкүчләр, личинкалар һәм олы бөҗәкләр, яңгыр суалчаннары белән туклана. Дымлы урыннарны ярата, елга буйларында, сазлыкларда түмгәкләрдә, юл кырыенда, яфраклы урманда яши. Яхшы йөзә һәм чума, куркыныч булганда, сулык төбендә йөгереп йөри һәм ләмгә күмелә ала. Аны хәтта Поляр түгәрәк артында да очратырга мөмкин! Йомырка салмый, ә бала тудыра. Гомер озынлыгы – 5 – 8 ел. Ул табышын чәйнәми, ә бөтен килеш йота.

Җитез кәлтә далаларда, урманнарда, тауларда, шулай ук коры, кояш җылыта торган урыннарда яши. Югары хәрәкәтчәнлек һәм җайлашучанлык белән характерлана. Җылылык сөючән. Гомер озынлыгы – 5 – 6 ел. Икегә бүленгән озын теле һәм нечкә ишетү сәләте кәлтәгә ауда булыша. Куркыныч янаганда, юнәлешләрен кискен үзгәртеп, бик тиз хәрәкәт итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International