Галимнәргә үрмәкүчләрнең 40 меңнән артык төре билгеле, ләкин аларның якынча шулкадәр үк төре тасвирланмаган, шулай булгач, гомуми саны 70 меңгә җитәргә тиеш, дип фаразлый.
Үрмәкүч көне алдыннан «Зур планда үрмәкүч дөньясы» фотомарафонында катнашырга тәкъдим итәбез.
Халыктан үрмәкүчсыманнарның детальләрен, хис-кичерешләрен һәм табигый матурлыгын чагылдыра торган матур һәвәскәр фотокадрлар көтәбез. Мәсәлән: яшь яки олы үрмәкүч, үрмәкүчләр «гаиләсе», нәни үрмәкүчләр һ. б.
Эшләрне Дәүләт комитетының «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм Telegram социаль челтәрләрендәге рәсми төркемнәренә 21 августка кадәр җибәрергә мөмкин. Нәтиҗәләр 25 августта ясалачак. Иң актив һәм кызыксынучан катнашучыларга истәлекле сувенирлар биреләчәк.