ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты искәртә: 1 сентябрьдән аучылык билетын аучылык минимумына керә торган белемнәрне тикшергәннән соң гына алырга мөмкин булачак. Яңалык аучылык билетын беренче тапкыр алучы затларга да, элек бирелгән аучылык билетын гамәлдән чыгарганнан соң, аны кабат алучыларга да кагыла.
Имтихан түләүсез үткәреләчәк һәм теоретик һәм практик аспектларны үз эченә алган тест сорауларыннан торачак: ау вакытында куркынычсызлык таләпләрен белү, кыргый хайваннар биологиясе нигезләрен, ауның срокларын һәм чикләүләрен, ау коралы белән куркынычсыз эш итү, урында ориентлашу һәм ау ресурслары белән эшләү күнекмәләрен белү.