Котылып, иреккә чыккан: Кызыл китапка кертелгән гади төн күгәрчене кыргый табигатькә кайтарыла

2025 елның 22 августы, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне гамәлгә кертү үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзән районында Сирәк очрый торган хайван төрләрен коткару, вакытлыча тоту һәм табигый яшәү тирәлегенә кайтару станциясе территориясеннән Кызыл китапка кертелгән гади төн күгәрченен табигый яшәү тирәлегенә чыгардылар. Аны шушы көннәрдә битараф булмаган кешеләр тапкан. Белгечләр кошчыкны тикшерә һәм бернинди дә зыян килмәгәнлеген ачыклый. Берничә көн төн күгәрчене бик җентекле күзәтү астында була.

Төн күгәрчене – бик кызыклы һәм гадәти булмаган кош: ул төнге тормыш рәвеше алып бара. Көндез сынык ботакларда яки агач төпләрендә ял итә. Каурыйлары аркасында ул бөтенләй күренми диярлек. Урман төн күгәрченнәре бөҗәкләрне чебенче кошлар кебек үк аулыйлар: үз табышларына ботактан аска ташланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International