Битараф булмаган татарстанлылар шәһәр урамнарында һаман да кошлар таба. Чираттагы шундый кош – саз карчыгасы. Гражданнар сүзләренчә, алар оча алмый азапланган ерткычны күреп алалар. Аның тормышы өчен куркып, кошны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә тапшыралар.
Тикшергәннән соң, карчыганың үзен яхшы хис итүе, ә аның сәламәтлегенә һәм тормышына бернинди куркыныч янамавы ачыклана. Ерткыч, мөгаен, очу өчен көч кенә җыйгандыр.
Хәзерге вакытта канатлы пациент Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге хезмәткәрләре күзәтүе астында. Ул Яшел Үзән районындагы сирәк төр хайваннарны тоту үзәгендә тиешле тәрбия ала. Белгечләр, карчыганың тулысынча сәламәтләнүенә ышангач, аны иреккә чыгарачаклар.
Кызыклы факт: саз карчыгасы – карчыгалар гаиләсеннән булган ерткыч кош. Табигатьтә ул вак кошлар, йомырка, балык, бака һәм башка кечкенә хайваннар белән туклана.