Прокуратура вәкиле һәм алдынгы киңәшче, хайваннар дөньясы объектларын файдалануны тикшерү бүлеге юристы катнашуында үткәрелгән, Бөтен Россия балаларга хокукый ярдәм Көненә багышланган чара.

2013 елның 22 ноябре, җомга
20 ноябрь көнне бөтен ил буйлап, РФ Юстиция министрлыгы карамагы астында Бөтен Россия балаларга хокукый ярдәм Көне узды. 1 нче номерлы Минзәлә мәктәбендә югары сыйныф укучыларында “Балаларга хокукый ярдәм Көне”нә багышланган дәрес узды. Дәресне Ярославцева Людмила Валерьевна алып барды. Дәрескә прокурорның урынбасары – Хәбибуллина Гүзәл Габделахат кызы, алдыңгы киңәшче, хайваннар дөньясы объектларын файдалануны тикшерү бүлеге юристы - Фугин Владимир Валерьевич чакырылдылар. Укучылар Гүзәл Ахатовнаны бик кызыксынып тыңладылар. Һәрбер күтәрелгән сорау буенчча, ул үз тормышыннан, эшеннән мисаллар китереп сөйләде. Сорауларга “Зур энциклопедия”дәге шикелле тулы җавап бирде. Владимир Фугин, бүген балаларга хокукый ярдәм Көне икәнен һәм бүген укучылар юрист белән сөйләшә алулары турында әйтеп китте. Укучылар бу мөмкинлек белән бик теләп файдаландылар. Аларны гаилә хокукы, Минзәлә муниципаль районының экологиясе, экстремизм һәм терроризм шикелле сораулар кызыксындырды. Мәктәп директоры, Степанов Александр Михайлович, шулай ук актуаль сорауларга җавап биргәндә актив катнашты, укучыларга, гамәлдәге кануннар төзелеше белән тәңгәллектә аларның хокукларын аңлатырга тырышты. Укучылар уздырылган дәрес белән канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International