ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм республикабыз аучылар махсус хәрби операция зонасына мылтыклар җибәрүне дәвам итәләр. Чираттагы корал тапшыру Азнакай районында булды.
«Хәзерге вәзгыятьтә читтә калырга ярамый. Без барыбыз да армиябезгә, фронттагы егетләребезгә ярдәм итәргә тиеш. Мылтыкларны тапшырып, без сугышчыларыбызга ярдәм итәбез. Бу безнең җиңүгә кертә торган өлешебез», – диләр аучылар.
МХОга гражданнарның корал һәм сугыш кирәк-яракларын тапшыруы – сугышчыларга ярдәм итүнең даими формаларыннан берсе. Ул сугышчыларның гомерләрен саклап калырга мөмкинлек бирә. МХО ихтыяҗлары өчен ау мылтыкларын һәркем тапшыра ала. Моның өчен Росгвардиянең яшәү урыны буенча лицензия-рөхсәт бирү эше бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ведомство белгечләре процедураны аңлатачак һәм корал тапшыруда ярдәм итәчәк.