Сирәк очрый торган хайваннарны тәрбияләү үзәгендә тәрбияләнүче биш кошчык туган якларда иреккә чыгарылды. Моңа кадәр махсуслаштырылган үзәктә тернәкләндерү узган өч торымтай, бүдәнә карчыгасы һәм чеглок (лачын) табигый яшәү тирәлегенә кире кайтты.
.jpeg)
«Бүген без иреккә чыгарган барлык кошлар да битараф булмаган татарстанлылар ярдәме белән безгә килеп керделәр. Станциянең дәвалау корпусы белгечләре сирәк төр хайваннарны коткару, тәрбияләп тору һәм табигый яшәү тирәлегенә кайтару буенча аларга квалификацияле ярдәм күрсәттеләр һәм мөстәкыйль тормышка әзерләделәр. Хәзер аларның яңа йорты – Зеленодольск районының матур киңлекләре», – дип уртаклашты «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне кертү үзәге» ДБУ директоры Алексей Астафьев.
.jpeg)
Кошларны болай иреккә чыгару һәм биотөрлелекне саклау буенча комплекслы чаралар республика территориясендә бу төрләрнең тотрыклы популяциясен тиз арада формалаштыруга ярдәм итә.