«Батырлар. Герои Татарстана» программасы җиңүчесе көзге ау кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча рейдларда катнашты

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Махсус хәрби операция ветераны, лейтенант, Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Батырлар. Татарстан Геройлары» ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү республика программасы җиңүчесе Кирилл Дмитриев табигатьне саклау буенча штаттан тыш иҗтимагый инспектор сыйфатында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты эше белән танышуын дәвам итә.

Узган ялларда ул районара бүлек башлыгы Вячеслав Кузнецов, лицензия-рөхсәт бирү эше бүлеге хезмәткәрләре һәм ОМОН белән берлектә Питрәч районында аучылык кагыйдәләрен бозуларны ачыклау буенча рейдта катнашты. Әлеге профилактик чара барышында РФ КоАПның «Аучылык кагыйдәләрен, балыкчылыкны һәм хайваннар дөньясы объектларыннан файдалануның башка төрләрен регламентлый торган кагыйдәләрне бозу» 8.37 статьясының 1 өлеше буенча буенча 6 административ материал төзелде.

Чара азагында алар аеруча саклана торган табигать территорияләрендә табигатьне саклау режимын бозу ихтималын булдырмауга һәм үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына зыян китерүне булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрделәр, кыргый хайваннар өчен утлыкларны тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International