Җәй ахыры һәм көз башы – эре тояклы хайваннарда, шул исәптән пошиларда да куышу чоры. Ике айга кадәр дәвам итәргә мөмкин булган куышу чорында алар аеруча куркыныч һәм хәтта ирексездән кешегә һөҗүм итәргә мөмкиннәр. Бу чорда ата пошилар аз ашый һәм күп күчеп йөри. Төн буена алар шактый ерак араларны шул исәптән автотрассаларга чыгып һәм куркыныч вәзгыять тудырып үтәргә мөмкин. Поши – машина йөртүчеләр өчен иң куркыныч хайван, чөнки ул гаять зур: өлкән хайванның авырлыгы 300 килограммнан 600 килограммга кадәр. Машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга, тәүлекнең караңгы вакытында трассаларда тизлекне киметергә һәм тарала торган яктылыклы томанга каршы фараларны кабызырга киңәш ителә.
Шуңа бәйле рәвештә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты урманга килүчеләрне, шул исәптән гөмбә эзләүчеләрне дә аеруча уяу булырга чакыра. Төрле көтелмәгән хәлләр булмасын өчен, урманда күренгән поши янына якын килергә кирәкми. Әгәр дә тояклы хайван очраса, аңа тыныч кына урманга кереп китәргә яки юлны кичәргә мөмкинлек бирергә кирәк. Әгәр дә сез пошины юлда күрәсез икән, кичекмәстән туктарга, авария сигнализациясен кабызырга һәм хайванның урманга кереп киткәнен көтәргә кирәк. Бернинди очракта да сигнал бирергә ярамый – бу адекват булмаган реакция китереп чыгарырга, шул исәптән поши машинага һөҗүмгә ташланырга мөмкин. Әгәр поши кискен генә юлга йөгереп чыккан икән, юл читенә чыгарга тырышу яхшырак. Әгәр сез үзегез бәрдергәнсез икән яки юлда яраланган яисә үлгән кыргый хайванны тапкансыз икән, кичекмәстән бу хакта 112 ашыгыч хезмәт телефонына хәбәр итәргә кирәк.