Кыргый табигать күзәтү астында: Лениногорск районында утлап йөрүче ике кыр кәҗәсен кичке аш вакытында фото-видеога төшергәннәр

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Лениногорск районы буенча район (районара) бүлеге башлыгыгы төнлә районның гомум кулланыштагы аучылык биләмәләрендә үлән белән тукланучы ике кыр кәҗәсен төшергән. Хайваннарны куркытмас өчен, ерактан төшергән. Бу гаҗәеп хайваннар иртән иртүк яки кичен ашарга яраталар. Алар, кайсы ел фасылы булуга карамастан, һәрчак бик актив.

Мондый фото- һәм видеокадрлар җәнлекләрнең үз-үзләрен тотышын, аларның гадәтләрен һәм ихтыяҗларын яхшырак аңларга мөмкинлек бирә, шулай ук табигатьне саклау һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итә.

IT-технологияләр үсеше нәтиҗәсендә без тынычлыкларын бозмыйча, кыргый хайваннарның тормышын күзәтә алабыз, һәм вакыйгаларның табигый барышына тыкшынмыйча, табигать байлыкларын киләчәк буыннар өчен саклап кала алабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International