ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе ТР Рәисен сайлауларда катнашты

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларда катнашты.

«Сайлаулар – Республика халкы өчен мөһим вакыйга. Республика җитәкчелеге безнең башлангычларны актив рәвештә хуплый, бу тармакны уңышлы үстерүгә һәм Татарстанның табигый байлыгын саклап калуга ярдәм итә», – диде ул.

Аннары Федор Батков Мамадыш районында урнашкан сайлау участоклары эше белән танышты. Халык гадәттәгечә гражданлык позициясен актив белдерә. Кешеләр тавыш бирергә ялгызы да, гаиләләре белән дә килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International