Сирәк очрый торган кошлар һәм мәһабәт урманнар үзәне : «Кичке таң» заказнигына – 28 ел

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Уникаль табигый комплекс – төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Кичке таң» дәүләт табигать заказнигы Әгерҗе районының көньяк-көнбатыш өлешендә 28 ел элек барлыкка килгән. Аның төп максаты – Иж елгасы тамагы участогының экосистемаларын саклау һәм сирәк очрый торган флора һәм фауна вәкилләрен яклау.

Заказник территориясендә 99 төр кош яши, шуларның 12 се ТР һәм РФ Кызыл китапларына кертелгән. Алар арасында мәһабәт ысылдавык аккошлар, соры торналар, сирәк очрый торган ак койрык бөркетләр һәм җитез чеглок (лачын) бар. Гади ясмык чыпчыгы, камыш чыпчыгы, кара карга, сары чәперчек, сыерчык, саескан һәм башка каурыйлылар аеруча киң таралган. Чыршы, ак чыршы, имән, юкә, карама, элмә һәм усак үсә торган көнчыгыш тибындагы сакланып калган үзәнлек урманнары аеруча кыйммәтле. Урман эчендәге куаклыкларда шомырт һәм кабар агачы үсә. Заказник территориясендә көрән аюлар кышлый, балыкчы карчыгалар оя кора һәм гади кара еланнар яши.

«Кичкетаң» дәүләт табигать заказнигы – казсыманнарның язгы миграция вакытында тукталу урыны гына түгел, ә регионның табигый төрлелеген саклау өчен гаять зур әһәмияткә ия булган кыйммәтле табигый комплекс та.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International