Зур экологик агарту акциясе Болгар шәһәренең беренче урта мәктәбе стадионында узды. ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре мәктәп укучылары, «Яшь хәрәкәт инспекторлары» отряды активистлары һәм «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре белән көчләрен берләштерде. Чара Урман хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында узды.
Балалар территорияне яшелләндерү процессына бик теләп кушылдылар. Алар үсентеләрне әзерләнгән чокырларга урнаштырырга булышып кына калмадылар, бәлки, яшь үсентеләрне кайгыртып, чиләкләр һәм лейкалар белән су да сиптеләр. Төзекләндерелгән территория яшел зонаны алга таба киңәйтү өчен юнәлеш булыр. Үсентеләрне уңышлы үстерү өчен, җылы су сибәргә, даими карап торырга да кирәк булачак.
«Без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер! Барлык мәктәп акцияләрендә һәм район күләмендәге күпсанлы чараларда актив катнашабыз», – диде «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре, үзләренең актив тормыш позицияләрен ассызыклап.