МХО ветераны, лейтенант, Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ветераннарга һәм МХОда катнашучыларга ярдәм итү «Батырлар. Герои Татарстана» республика программасының сайлап алу җиңүчесе Кирилл Дмитриев Запорожье сугышчылары һәм Херсон өлкәсенең Красноперекоп мәктәбе укучылары өчен Казан епархиясеннән һәм республикада яшәүчеләрдән адреслы посылкалар һәм кирәкле гуманитар ярдәм тапшырды.
Сәфәр барышында ул полкташлары, балалар, укытучылар һәм мәктәп директоры белән аралашты. 57 еллык педагогик стажы булган мәктәп директоры җитәкчелегендәге педагоглар, барлык вакыйгаларга карамастан, балаларга мөмкин кадәр күбрәк белем бирергә тырышалар.
«Сугышчыларда сугышчан рух. Балаларның йөзләрендә елмаю һәм уңай хис-кичерешләр. Битараф булмаганнарның барысына да рәхмәт», –ди Кирилл Дмитриев.