Кызыл китапка кертелгән кошны коткару: Кызыл китапка кертелгән ысылдавык аккош Тукай районында «яңа йорт» тапкан

2025 елның 26 сентябре, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Кызыл китапка кергән бер яшьлек ысылдавык аккошны табигый яшәү тирәлегенә кайтарганнар. Аны үз бакчаларында битараф булмаган кешеләр тапкан.

Кош башта беркемне дә үз янына якын җибәрмәгән, ләкин белгечләр аңа якын килү юлын таба алганнар. Алар, аккошны тикшереп, бернинди дә җәрәхәтен тапмаганнар. Аның сәламәтлегенә бернинди куркыныч янамый, шуңа күрә Кызыл китапка кергән яшь кошны Тукай районының Кырныш авылы янындагы буага чыгарганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International