Кызыл китапка кергән йөремсәкләр: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ике ысылдавык аккошны табигый яшәү тирәлегенә җибәргән

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Тукай районының «Энергетик» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте тирәсендә Кызыл китапка кертелгән, адашкан ике яшь аккошны коткару буенча уңышлы операция үткәрделәр.

Кошлар үзләре өчен гадәти булмаган шартларга эләккән: кошның берсе – бакча эчендә, икенчесе урамда йөри, җирле халыкны борчый. Бәхеткә, белгечләр вәзгыятькә бик тиз җавап бирә һәм адашкан әлеге матуркайларны коткарырга алына.

Өйләренә кайтару операциясе уңышлы тәмамлана: кошларны, тотканнан соң, белгечләр куркынычсыз урынга илтеп куялар һәм матур Аккош күленә чыгаралар, анда аккошлар үзләренең тормыш юлын үзләре күнегелгән яшәү тирәлегендә дәвам итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International