Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Республика Рәисе Рөстәм Миннеханов башлангычы белән төзелгән «Батырлар. Герои Татарстана» ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү республика программасында катнашучы махсус хәрби операция ветераны, лейтенант Кирилл Дмитриев белән очрашты. Очрашу барышында алар уртак эш юнәлешләре, шулай ук стажировка һәм һөнәри әзерлек буенча планнар турында фикер алыштылар.
Ветеран Кирилл Дмитриев штаттан тыш иҗтимагый инспектор сыйфатында эшли башлады инде, ул Питрәч районында табигатьне саклау өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү буенча уртак рейд чараларында берничә тапкыр катнашты. Аның стажировкасы ведомство эшчәнлегенең төп юнәлешләрен һәм иҗтимагый активлык мәсьәләләрен колачлауны дәвам итәчәк.