Азнакай районында төбәк әһәмиятендәге биологик (зоологик) «Сөркәр колониясе» дәүләт табигать заказнигы булдырылды. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
563,6 гектар мәйданлы төбәк әһәмиятендәге махсус сакланылучы табигый территория сөркәләрнең тарихи колонияләрен һәм табигый ландшафтны, шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләрне һәм хайваннарны саклау максатларында төзелде.
Бу территориядә сөркәләргә (байбакларга) һәвәскәр һәм спорт авы, шулай ук аларның яшәү тирәлеген саклауга юнәлдерелгән башка чаралар үткәрү тыела. Исегезгә төшерәбез: аеруча саклана торган табигый территорияләрнең махсус режимны бозган өчен Россия Федерациясе законнары белән административ һәм җинаять җаваплылыгы билгеләнә.