Йомшак йонлы тәмлетамак: тиенне, аның сәламәтлегенә зыян китермичә, ничек сөендерергә

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Алтын көздә тиеннәр, күпләп чикләвек, имән чикләвеге һәм күркә җыеп, кышка хәстәрләнәләр. Дөрес туклану аларның исән калуында мөһим роль уйный, шуңа күрә тукландырганда бу кимерүчеләргә нинди ризыклар яраганын белү мөһим. Тиеннәрне әстерхан һәм эрбет чикләвеге, кыздырылмаган көнбагыш һәм кабак төшләре (берьюлы 5 данәгә кадәр), кабыклы фундук белән тукландырырга мөмкин. Алар рәхәтләнеп яңа өлгергән һәм киптерелгән алма, груша, банан, шулай ук яшелчә — кишер һәм ташкабак ашыйлар. Алага миләш һәм карлыган, шулай ук коры җиләк-җимешләр (күрәгә, инҗир, йөзем, караҗимеш) файдалы. Пешкән йомырка тәкъдим итәргә була.

Бадәм, җир чикләвеге, пестә, цитрус һәм кеше ашый торган ризыклар – кыздырылган, тозланган, ачы ризыклар, чипслар, сохарилар һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре катгый тыела. Куркынычсызлыкны истә тоту мөһим: тиеннәрне кулдан ашатмагыз, сыйпамагыз. Сый-нигъмәтне җимлектә яки җирдә калдырыгыз. Тиеннәр – авыруларны йөртүче кыргый хайваннар, шуңа күрә ашатканда алар белән турыдан-туры элемтәгә кермәгез.

Белешмә:

Кышкы исәпкә алу маршруты йомгаклары буенча республикада аларның саны тотрыклы һәм 4,1 мең баш тәшкил итә. Бу сөйкемле җәнлекләрнең иң күп популяциясе Саба, Нурлат, Аксубай һәм Яшел Үзән районнарында яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International