Түбән Кама районында «Зур ак челәннең оя кору урыннары» заказнигы барлыкка килде

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе
Түбән Кама районында «Зур ак челәннең оя кору урыннары» биологик (ботаник) профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать заказнигы булдырылды. Тиешле карарны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. 2105,6 гектар мәйданлы төбәк әһәмиятендәге махсус сакланылучы табигый территориягә Татарстан Республикасында зур ак челәннең оя кору урыннарын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау максаты белән нигез салынды. Бу төр Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Территория ап-ак төнбоек, ысылдавык аккош (Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән), шулай ук аккойрык бөркет һәм соры каз (Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән) кебек хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының су һәм су тирәсендәге объектлары резерватын төзү өчен уникаль дип танылды. Территориядә табигый комплексларга тискәре йогынты ясый торган теләсә нинди эшчәнлек тыела. Аеруча саклана торган табигый территорияләрнең махсус режимын бозган өчен Россия Федерациясе законнары белән административ һәм җинаять җаваплылыгы билгеләнүенә дә игътибар итүегезне сорыйбыз.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International