ТР Дәүләт комитетының Теләче районы буенча район (районара) бүлеге башлыгы махсус хәрби операция зонасына йөрелгән УАЗ машинасы тапшырды. Җибәрер алдыннан ул аны капиталь ремонтлый. Автомобильнең узелларын һәм агрегатларын торгыза, сафтан чыкканнарын алмаштыра, шулай ук автомобильне буйый. Кичләрен аңа техник хезмәт күрсәтү өстендә эшли. «Кыр шартлары өчен менә дигән транспорт әлеге автомобиль.
Бу минем өчен генә мөһим түгел, һәркем өчен дә мөһим. Без читтә кала алмыйбыз, бу безнең илебез, безнең Ватаныбыз, безнең кешеләр анда һәм үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтиләр, һәм без һич тә калыша алмыйбыз. Бу ярдәм – беренче генә түгел. Элек МХО ихтыяҗлары өчен без аучылар белән бергәләп мылтыклар, сугыш кирәк-яраклары җибәрә идек, ә үзем шәхсән 15 автомобиль җибәрдем», – диде Эмиль Гаязов.