Бүген Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советында Комитет башлыгы Александр Двойных рәислегендә Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты утырышы узды. Утырыш барышында ит ашаучы кыргый хайваннар санын җайга салу механизмы турында Татарстан Республикасы тәкъдиме каралды. Мәсьәлә Россия Табигать министрлыгының хайваннар дөньясы объектларын саклау, файдалану һәм аучылык хуҗалыгын үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу Департаменты директоры Татьяна Арамилева катнашында каралды.
Документны тәкъдим иткән утырышның инициаторы – Россия Федерациясе Федераль Җыены сенаторы Геннадий Емельянов. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, аучылык ресурслары популяциясен оптималь дәрәҗәдә тоту максатыннан, аларның санын җайга салу өчен нигезләр исемлеген киңәйтергә тәкъдим итте.
Фикер алышу йомгаклары буенча Комитет тарафыннан Россия Федерациясе Табигать министрлыгының ике атна эчендә әлеге мәсьәләне республика һәм төбәкләр белән эшләргә, берләштерелгән позицияне Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советына тәкъдим итәргә дигән йөкләмәсе бирелде.