Махсус хәрби операция ветераны, лейтенант, Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Батырлар, Татарстан Геройлары» ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү республика программасы җиңүчесе Кирилл Дмитриев табигатьне саклау буенча штаттан тыш иҗтимагый инспектор сыйфатында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты эше белән танышуын дәвам итә.
Районара бүлек башлыгы Вячеслав Кузнецов белән чираттагы уртак эш барышында Кирилл Дмитриев Питрәч районының табигатен саклау чараларында катнашты. Төп бурыч табигатьне саклау режимын бозуга юл куймау һәм махсус саклана торган табигать территорияләренең табигый комплексларын саклау иде. Моннан тыш, алар бергәләп аучылык биләмәләрендә кыргый хайваннар өчен тозлыкларны ремонтладылар һәм аларны тутырдылар.