Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан Башкарма комитетының кулланучылар базарын үстерү комитеты, полиция һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе вәкилләре белән берлектә урамда сәүдә итү урыннарына рейд үткәрделәр.
Рейд чаралары барышында елга балыклары белән рөхсәтсез сәүдә итү урыннары табылды. Хокук бозучыларга карата «Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу» Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турында Кодексының 3.2 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.