Коткарып, яшәүгә өмет бирделәр: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Кызыл китапка кертелгән аккошка икенче тормыш бүләк итте

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «А.П. Пухачёв исемендәге Чулпан төбәк әһәмиятендәге ландшафт профилендәге дәүләт табигый заказнигы» территориясендәге ясалма сулыктан Кызыл китапка кертелгән ысылдавык аккошны коткардылар.

Аларга җирле халык аккошның ялгыз гына йөзүен, оча алмавын хәбәр итә. Карау вакытында аккошның сул канаты зарарланганлыгы ачыклана. Кызганыч, җәрәхәтләре аркасында кош кыргый табигатькә кире кайта алмаячак. Хәзер аккош Зеленодольск районындагы Сирәк очрый торган хайван төрләрен коткару, яшәтү һәм табигый яшәү тирәлегенә кайтару станциясенең дәвалау корпусы белгечләре күзәтүе астында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International