Табигать байлыгын саклаганда: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре укучыларны махсус саклана торган табигать территорияләрендәге белгечләр эше белән таныштырды

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

Тыюлык эше хезмәткәрләре алдында нинди бурычлар тора? Аларның эш көннәре ничек уза? Татарстанда махсус саклана торган нинди табигый территорияләр булдырылган? Бу һәм башка сорауларга 14 октябрь – Тыюлык эше хезмәткәрләре көнендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре укучыларга җавап бирде.

Танып-белү очрашуында тыюлык территорияләрендә хезмәткәрләрнең эше турында фотоматериаллар тәкъдим ителде һәм күрсәтелде. Мәктәп укучылары кыргый хайваннарга ярдәм итү,  тыюлык һәм табигать ядкәрләре хезмәткәрләренең махсус сак астында торучы республикабызның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының «хәзинәләре» турында сөйләүләрне аеруча кызыксынып тыңладылар.

Тыюлык эше хезмәткәрләренең бәйрәм көнендә Татарстан флорасын һәм фаунасын көн саен яклаучыларга карата бик күп җылы һәм ихлас котлаулар яңгырады. Махсус саклана торган табигать территорияләре хезмәткәрләре республиканың уникаль табигый мирасын саклап калу һәм җәмгыятьтә әйләнә-тирә дөньяга карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру өчен фидакарь хезмәт куялар. Аеруча саклана торган табигый территорияләр туган табигатькә битараф булмаганнар – хезмәттәшләрме, дуслармы, әллә Татарстанның табигый байлыгы турында күбрәк белергә омтылучы кызыксынучан кешеләрме алар – һәркем өчен ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International