Актаныш районында төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Агыйдел елгасы дельтасы» дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә планлы рейд барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре һәм штаттан тыш инспекторы ике кешене тоткарлады.
Тоткарланучылар Кызыл китапка кертелгән ысылдавык аккошларның түшкәләрен бүлгәләгәндә тотыла. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Тикшерү вакытында браконьерлардан моторлы кечкенә судно һәм ике мылтык тартып алына. Исегезгә төшерәбез: законсыз ау җитди хокук бозу булып тора һәм үз чиратында җинаять җаваплылыгына китерә.