Законсыз кысла тоту: Актаныш районында «Агыйдел елгасы дельтасы» заказнигы территориясендә браконьерлар тоткарланган

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Актаныш районындагы «Агыйдел елгасы дельтасы» төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле дәүләт табигать заказнигы территориясендә ике гражданны законсыз рәвештә кысла тоткан өчен тоткарладылар.Су биологик ресурсларыа китерелгән зыян 250 мең сум тәшкил итә.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International