Күчмә кошларны Евразия исәпкә алуында катнашучылар саны буенча Татарстан 6 нчы урынны яулады. Исәпкә алуда 292 кеше катнашты. Үсеп килүче буын катнашында массакүләм исәпкә алу Казанда, шулай ук Түбән Кама һәм Чистай районнарында узды.
Чара барышында проектта катнашучылар билгеле бер территориядә кошларны күзәттеләр, аларның төр һәм сан составын билгеләделәр һәм күзәтүләр йомгаклары буенча анкета-отчет тутырдылар. Чарада теләгән һәркем катнаша алды. Республикада барлыгы 31 төргә караган 1042 баш теркәлгән. Төрләр арасында күк күгәрчен (270 баш), кыр үрдәге (169) һәм йорт чыпчыгы (156) беренчеләр рәтендә. Нәтиҗәләр белән җентекләбрәк түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eurobirdwatch.ru/?mm=12&sm=10&rt=rlb.
Чара ел саен уздырыла һәм белем бирү оешмаларында, Бөтенроссия һәм төбәкара иҗтимагый экологик оешмаларда һәм РФ Мәгариф министрлыгы берләшмәләрендә балаларга һәм яшьләргә экологик белем бирүне үстерүгә юнәлдерелгән чараларның бөтенроссия җыелма календарь планына керә. Исәпкә алу бөтен Россия буенча октябрь башында узды. Акция Бөтендөнья күчмә кошлар көненә багышланган иде.