Лениногорск районы территориясендә 5000 гектардан артык мәйданда җәелгән А.И. Щеповских исемендәге төбәк әһәмиятендәге «Дала» дәүләт табигать заказнигы нигез салынуына 25 ел тулуны билгеләп үтә. Лениногорск районы территориясендә 5000 гектардан артык мәйданда җәелгән А.И. Щеповских исемендәге төбәк әһәмиятендәге «Дала» дәүләт табигать заказнигы нигез салынуына 25 ел тулуны билгеләп үтә. Бу еллар эчендә территория Татарстанның Кызыл китабына кертелгән 40 тан артык сирәк төр үсемлек һәм хайван өчен чын оазиска әверелде. Заказник юбилее уңаеннан бөтен республикадан котлаулар кабул итте. Бина фойесында «Парклар маршы» халыкара акциясенең «Тыюлык табигате дөньясы» балалар сәнгать иҗаты конкурсының һәм «Мин һәм Кызыл китап» республика балалар кул эшләре конкурсының балалар кул эшләре һәм рәсемнәре күргәзмәсе тәкъдим ителде.
25 ел эчендә биредә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне (каурый кылган, озын яфраклы тургай тарысы, аксыл сары ялмача) һәм реликт наратлыклары булган бай урман массивлы эшкәртелмәгән далаларның уникаль участокларын саклап калуга ирешелгән. Заказник – республикада иң зур байбак колонияләренең берсе, һәм ул кошларның, имезүчеләрнең һәм бөҗәкләрнең сирәк төрләре белән дан тота. Биредә, колаклы ябалак һәм төкле аяклы ябалакны да кертеп, 70 кә якын төр кош, шулай ук сирәк очрый торган имезүчеләр – дала тычканы (мышовка) һәм Эверсманн әрләне яши. А.И. Щеповских исемендәге «Дала» заказнигы кебек территорияләр ярдәмендә без табигатьне яхшырак аңлый, аны саклау белән аннан рациональ файдалану арасында балансны көйли алабыз.