ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Борисоглебское поселогы янында конструкциясен үзгәрү билгеләре булган пневматик винтовка белән аулаучы гражданны тоткарлаганнар. Экспертиза нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез: пневматик корал кулланып законсыз аулау экспертиза үткәрү өчен винтовка тартып алу, штрафлар салу һәм ау хокукыннан мәхрүм итү кебек җитди юридик нәтиҗәләргә китерә.