ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Сарман районы буенча районара бүлеге башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәмне район Башлыгы Фәрит Хөснуллинга тапшырды. Посылка составына азык-төлек продуктлары – ботка, ярма һәм ит продукциясе кергән.
«Сугышчан бурычларын үтәүче егетләргә даими ярдәм күрсәтү бик мөһим. Бу бер тапкыр гына үткәрелә торган акция түгел, ә планлы эш. Безнең сугышчылар гади, әмма көнкүрештә шундый кирәкле әйберләргә мохтаҗ. Бу уңайлылык кына түгел, ә сугышчан рухны саклау өчен дә мөһим», – ди Нияз Зәйнуллин.