ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында браконьерлыкның ике очрагын булдырмый калды

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Яшел Үзән районының Щурячье бистәсе районында һәм Лаеш районының Тәтәй авылыннан 5,5 км көнбатыштарак тыелган балык тоту кораллары белән көймәдә су биологик ресурсларын тоткан гражданнарны тоткарлады. Хәзерге вакытта ике очрак буенча да РФ Җинаять кодексының 256 статьясы («Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)») буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International