Аккошлар һәм салкыннар: нәрсәне белергә һәм кая шалтыратырга кирәк?

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Кыраулар төшә башлау белән татарстанлылар еш кына көньякка очып китмәгән аккошларның язмышы турында борчыла башлый. Гадәттә бу кошлар - соң китәләр һәм төбәктә ноябрь ахырына кадәр яки хәтта кыш буе тоткарланырга мөмкиннәр. Әгәр сулык туңмаса, аккошлар кышларга калырга сәләтле; боз катса, кош үзенә уңайлы башка урын таба - табигый процессларга тыкшынырга кирәкми.

Еш кына аккошлар, кешеләр ашаткан аркасында, шәһәр күлләрендә калалар: кошлар кешегә ияләшәләр һәм «икмәкле урыннарын» ташлап китәргә теләмиләр. Шул ук вакытта канатлылар салкыннарга яхшы җайлашкан - аларның май запаслары табигый җылыткыч булып хезмәт итә. Салкын көннәрдә аккош көчен экономияли, ярдан ераграк бозда куркынычсыз урын сайлый һәм тиешле тән температурасын саклап ял итә.

Кеше ярдәме аерым очракларда гына таләп ителә: аккошның имгәнү яки җәрәхәтләнү билгеләре булса яки кош, каурыйлары бозланып, боз өстендә ятса. Башка барлык ситуацияләрдә дә тыкшыну кирәкми. Әгәр дә сез кошларга ярдәм кирәклегенә ышангансыз икән, бу хакта Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәгенә 8 (843) 211-75-06, 8 (843) 211-79-06 телефоннары аша хәбәр итегез яисә Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район (районара) бүлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International