Катнашучылар табигый һәм ташландык материаллардан оригиналь эшләнмәләр ясаганнар һәм аны жюрига бәяләргә тәкъдим иттеләр. Барлык конкурсантлар да югары дәрәҗәдәге иҗади һәм уйлап табучанлык мөмкинлекләрен күрсәттеләр.
Быел жюри ике яңа номинация булдырды: «Экология буенча методик кулланмалар» һәм «Сюжетның оригинальлеге өчен».
Конкурста барлыгы 576 белем бирү учреждениесеннән (38 муниципаль районнан һәм Казан шәһәреннән) 3 481 яшь табигать сакчысы катнашты. Иң яшь катнашучыга – 3 яшь.
Җиңүчеләр һәм призерлар исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
«Мин һәм Кызыл китап» – 2025 («Я и Красная книга» – 2025) конкурсында катнашучыларның барысына да талантлары, иҗади һәм үзенчәлекле якын килүләре һәм креативлыклары өчен рәхмәт белдерәбез.