«Чиста болыннар» дәүләт табигать заказнигы «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Чистай бүлеге, «Беренчеләр хәрәкәте» Гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте җирле бүлеге Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Чистай районы Ата-аналар советы һәм район Әтиләр советы белән берлектә «Кошларга - җимлекләр» муниципаль конкурс‑акциясен башлап җибәрделәр. Акциядә түбәндәгеләр катнашырга мөмкин: мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр; гомуми белем бирү оешмалары укучылары; балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укучылар; сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар.
Моның өчен дүрт төр җимлекнең берсен сайлап алып әзерләргә кирәк: экоҗимлек; юл хәрәкәте кагыйдәләре стилендәге җимлек; «Беренчеләр» җимлеге; теләсә нинди зурлыкта һәм формада эшләнгән гаилә җимлеге. Аннары эшләнмәне 14 декабрьгә кадәр заказник офисына (адресы: Чистай ш., Фрунзе ур, 97а/2) алып килеп тапшырасы. Чара конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланачак. Конкурс турында тулырак мәгълүматны 8 927 403‑12‑52 телефоны аша белергә мөмкин.