ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Сарман районының Чишмә күле буенда Кызыл китапка кертелгән яшь ысылдавык аккошны коткара. Табылдык турында битараф булмаган район кешесе хәбәр итә.
Кош очып китә алмый, ерткычлар корбанына әйләнү ихтималы була. Аны хәзер Яшел Үзән районында Сирәк очрый торган хайван төрләрен коткару, яшәтү һәм табигый яшәү тирәлегенә кайтару станциясенең дәвалау корпусы белгечләрнә тапшырганнар.