ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Васильево шәһәр тибындагы бистәсеннән 2,5 км көньяк‑көнбатыштарак, Идел елгасы култыгында, моторлы көймәдә тыелган балык тоту кораллары белән балык тоткан гражданинны тоткарлады. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы («Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)») буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.