ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Октябрьский бистәсеннән 2 км көньяктарак «Идел киңлекләре» заказнигы территориясендә тыелган балык тоту кораллары ярдәмендә моторлы көймәдә балык тоткан гражданинны тоткарлады.
Якын арада РФ Җинаять кодексының 256 статьясы («Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)») буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе каралачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, заказник территориясендә рейд белән саклау чаралары тәүлек буе үткәрелә. Тыелган балык тоту коралларын төнлә куллану хокук бозучының җаваплылыктан качып кала алуын гарантияләми.