1 570 кысла: ТР Дәүләт комитеты һәм полиция хезмәткәрләре Спас районында браконьерлыкны туктатты

2025 елның 5 декабре, җомга

Полиция хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Спас районындагы су биологик ресурсларын саклау буенча белгече законсыз рәвештә 1 570 кысла тоткан ике кешене тоткарлады. Аларның моторы белән моторлы көймәләре тартып алынды.

Якын арада Россия Федерациясе Җинаять кодексының 256 статьясы («Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)») буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе каралачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International