11 декабрьдә 15:00 сәгатьтә «ВКонтакте»да ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми бергәлегендә аучылык өлкәсендәге законнар үзгәрешләренә багышланган туры эфир узачак. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе аучылык законнарындагы төп үзгәрешләр турындагы сорауларга җавап бирәчәк.
Сорауларны трансляция астындагы комментарийларда, «Үзара элемтә платформасы» аша бирергә мөмкин. Җаваплар эфир вакытында яки эфир тәмамлангач яңгыраячак.