Кыргый хайваннарны ничек якларга

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Саклауның төп коралы – сирәк төрләргә ауны тыя торган Кызыл китап. Бүген мөһим дата – Халыкара хайваннар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә, ул исә табигатьне саклау кирәклеген искә төшерә. Хайваннарның иминлеге өчен, махсус саклана торган табигать территорияләре булдырыла. Быел республика территориясендә шундый 6 территория барлыкка килде. Алар арасында Түбән Кама районындагы зур ак челән (ТР Кызыл китабы), ак төнбоек (ТР Кызыл китабы), ысылдавык аккош (ТР Кызыл китабы), аккойрык бөркет (РФ Кызыл китабы) һәм соры каз (РФ Кызыл китабы) саклана торган «Зур ак челәннең оя кору урыннары» заказнигы, сөркәләрнең тарихи колонияләре саклана торган Азнакай районындагы «Сөркәләр колониясе» заказнигы бар.

Төп куркынычлар – браконьерлык, урманнарны кисү һәм табигатьне пычрату аркасында тереклекнең яшәү урыннарын җимерү. Яклау өчен, браконьерларга каршы рейдлар уздырыла, әйләнә-тирә мохитнең торышы контрольдә тотыла һәм агарту акцияләре оештырыла. Һәркем үз өлешен кертә ала: урманда чүп-чар калдырмаска, җәнлекләрне куркытмаска, Кызыл китапка кертелгән төрләрне юкка чыгармаска һәм рөхсәтсез ауга чыкмаска гына кирәк. Бу гади гамәлләр киләчәк буыннар өчен хайваннар дөньясын саклап калуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International